«Интернетта аралашу мөмкинлекләре турында» Компьютер белеме сәгате (18+)

11 февраль көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә өлкәннәр өчен «Интернетта аралашу мөмкинлекләре турында» дип исемләнгән компьютер белеме сәгате узды.

Пенсионерларга социаль челтәрләрдә теркәлергә ярдәм иттеләр, электрон почта хезмәтләре белән кулланырга өйрәттеләр. Алган белемнәрен кулланып, алар үзлектән электрон почта ясап карады. Мондый укулар өлкән буын кешеләренә аралашу даирәсен киңәйтергә, яңа дуслар табарга, үзара электрон хатлар алышырга мөмкинлек тудыра.

Поделиться: