«Илдар Хановның киң колачлы дөньясы» сәнгать сәгате (16+)

16 нчы санлы китапханә хезмәткәре Чаллы картиналар галереясының мәгълүмати партнеры буларак чыгыш ясады. 3 ноябрь көнне китапханәче Оксана Степанова күргәзмә һәм китапларга күзәтү белән сынчы, рәссам, сихәтләндерүче Илдар Мәнсәви улы Хановның 80 еллыгына багышланган «Илдар Хановның киң колачлы дөньясы» исемле истәлекле чарада катнашты. Ул «И.Ханов һәм аның иҗаты» дигән танып-белү викторинасы уздырды. 

фото 4
фото 8
фото 6
фото 0
фото 1
фото 2

Галереяның баш фонд саклаучысы Елена Паршикова Илдар Ханов тормыш юлы һәм иҗаты турында лекция укыды, рәсемнәр һәм скульптура әсәрләренең фотосурәтләре, Иске Аракчинодагы Галәм гыйбадәтханәсе төзелешеннән һәм авторның тормышыннан фотолар тәкъдим ителде. Сәнгать көллияте студентлары, рәссамнар һәм туган якны өйрәнүчеләр сәнгать остасының иҗади мирасы турында әһәмиятле мәгълүматлар алды, чын сәнгать һәм илһам дөньясына чумды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: