«Күңелләрне тетрәндерүче язучы» Кызыклы аралашу сәгате 12+)
9
Гыйнвар 2020
Пәнҗешәмбе
4 гыйнварда шәһәр Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре Ф.М.Достоевский иҗаты буенча кызыклы аралашу сәгате уздырды. Анда 20 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары катнашты. 19 нчы гасырда яшәп иҗат итүенә карамастан, язучының әсәрләре бүгенге көндә дә әхлакый яктан әһәмияткә ия һәм актуаль. Яшь китап сөючеләр Ф.М.Достоевскийның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның әсәрләрен экранлаштыру серләренә кагылды, 21 нче гасырга язучының үз күзлегеннән караш ташлады. Документаль һәм нәфис фильмнардан өзекләр һәм видеоязмалар ярдәмендә чара тагын да ямьләнде, тәэсирле, кызыклы һәм файдалы булды. |