«Су-ана – барсына да патшабикә!»: кызыклы хәбәрләр сәгате (6+)   

10 һәм 12 март көннәрендә, 8 нче санлы китапханәнең «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, Бөтендөнья су ресурслары көненә багышланган кызыклы хәбәрләр сәгате уздырылды.

IMG_3679
IMG_20200311_132256
IMG_20200312_132454
IMG_3654

Чара барышында балалар суның үзлекләре, Җир йөзендәге суның күләме һәм аны саклауның мөһимлеге, аның нинди формаларга керә алуы, кайсы үсемлек һәм продуктлар составында күбрәк булуы турында искә төшерде. Укучылар табышмаклар чиште, «Су – су түгел» уен-викторинасы сорауларына җавап бирде, шулай ук бу сыеклык белән көтелмәгән тәҗрибәләр үткәрүдә катнашты. «Су һәм һава» әкиятен тыңлап, су ресурсларын саклау экологик мәсьәләсенең актуальлеге турында фикер алыштылар. 
Чара азагында катнашучыларның һәрберсе су ресурсларына сакчыл карашның мөһимлеге символы буларак, су тамчысын беркетеп, «күл»не тутырды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: