«Әдәби десерт» кызыклы китаплар сәгате (0+)

11 ноябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында «Әдәби десерт» исемле кызыклы китаплар сәгате уздырды. 

IMG_20201111_112029
IMG_9065
IMG_20201111_112115
IMG_20201111_112523

Чара башында китапханәче укуның кызыклы, шатлык хисләре һәм канәгатьлек тудыручы, уйланырга һәм борчылырга мәҗбүр итүче, тынычландырырга һәм гаҗәпкә калдырырга сәләтле шөгыль булуы турында сөйләде. Яшь китап сөючеләр өлкәннәр белән бергәләп укыган китаплардан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм яраткан геройлар турында фикер алышты. Балалар бик теләп С. Маршак, К. Чуковский, С. Михалков кебек балалар язучыларының мавыктыргыч шигырь һәм хикәяләрен тыңлады.  
Чара «Кошкин дом» һәм «Ладушки» шигырьләре астында хәрәкәтчән уен белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: