«Игелек белән җылытыйк күңелләрегезне!» Мәрхәмәтлек сәгате (18+)

9 декабрь көнне 1 нче санлы китапханә, Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Игелек белән җылытыйк күңелләрегезне!» исемле мәрхәмәтлек сәгате уздырды.

IMG_9567
IMG_9578
IMG_9574
IMG-20191209-WA0022

Чара башында китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы, шулай ук сәламәтлекләре чикле булуына карамастан, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында сөйләде. Алар арасында танылган язучылар да бар. Шагыйрьләр Ф.Яруллин, К.Шәфыйкова, Г.Сәгыйров һ.б.ларның шигырьләре яңгырады. Катнашучылар мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык турында әйтемнәр һәм афоризмнарны искә төшерде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күптөрле талантка ия һәм, тормышта үзләрен кайсы яктан булса да ачар өчен, булган сәләтләрен тагын да үстерергә тырыша. Бу көнне теләге булган бар кеше дә үз сәләтләрен күрсәтә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: