«Игелек белән җылытыйк күңелләрегезне!» Мәрхәмәтлек сәгате (18+)
9 декабрь көнне 1 нче санлы китапханә, Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Игелек белән җылытыйк күңелләрегезне!» исемле мәрхәмәтлек сәгате уздырды. Чара башында китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы, шулай ук сәламәтлекләре чикле булуына карамастан, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында сөйләде. Алар арасында танылган язучылар да бар. Шагыйрьләр Ф.Яруллин, К.Шәфыйкова, Г.Сәгыйров һ.б.ларның шигырьләре яңгырады. Катнашучылар мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык турында әйтемнәр һәм афоризмнарны искә төшерде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күптөрле талантка ия һәм, тормышта үзләрен кайсы яктан булса да ачар өчен, булган сәләтләрен тагын да үстерергә тырыша. Бу көнне теләге булган бар кеше дә үз сәләтләрен күрсәтә алды. |