«Сугыш истәлеген китап саклый»: уку сәгате (6+)

11 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Батырлык һәм ныклык эзләре буйлап» проекты кысаларында, «Сугыш истәлеген китап саклый» дигән уку сәгате уздырды.

IMG_20200311_131508
IMG_3688
IMG_20200310_130106
IMG_20200311_132937

Очрашу башында китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм яшь китап сөючеләргә әлеге Җиңүнең халкыбызга нинди зур югалтулар бәрабәренә килүе турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән Сергей Алексеевның «Брестская крепость» хикәясен кычкырып укыганны тыңлады. Бу әсәрдә сугышның беренче көннәре, ныгытманы саклаучы геройлар, сугыш коралларының, азык-төлек һәм суның җитмәве турында сөйләнә. Хикәянең төп персонажы – пулемётчы. Ул, гомерен куркыныч астына куеп, яраланган иптәшләре һәм балалар өчен су алып килә. Укучылар аеруча дулкынлану белән әсәр геройлары турында фикер алышты һәм алар өчен борчылды. Чара азагында балалар геройларыбызның батырлыгы өчен тагын бер кат горурлык һәм соклану хисе кичерүен белдерде, ә С.Алексеев китаплары аларда зур кызыксыну уятты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: