Яшь китапханәчеләр өчен семинар (18+)

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эш стажы 1 елдан 3 елга кадәр булган яшь китапханәчеләр өчен семинарда катнашты. Семинар Республика балалар китапханәсе тарафыннан Zoom режимында оештырылды. Семинарның төп максаты – китапханә эшчәнлегенең эффектлыгын һәм сыйфатын күтәрү. Китапханәчеләр яхшы профессиональ һәм иҗади рух күтәренкелеге алды. Ул аларга үз китапханәләренең эшен кызыклырак, баерак һәм күпкырлырак итүдә булышачак.   

Поделиться: