«Дуслар арасында, китапта кунакта»: брейн-ринг (12+)

23, 24 март көннәре Үзәк балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен белемлелек билгесе астында узды. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгында һәм язгы каникуллар чорында «Дуслар арасында, китапта кунакта» дигән брейн-ринг үткәрелде. 

л.б (2)
л.б
л.б (3)

Ганс Христиан Андерсен, Владимир Иванович Даль, Николай Дроздовдан сораулар экранда интерактив рәвештә тәкъдим ителде. Һәр команда төрле сорауларны – катлаулы, уртача һәм кара тартмадагыларны үзе сайлады. Катнашучылар тапкырлык һәм фикерләү сәләте, әдәбият, хайваннар дөньясы, тарих һәм биология буенча белемнәрендә ярышты. Балалар үзләренең белемлелекләрен күрсәтә алды, ә уенда кем җиңүе мөһим дә түгел иде, чөнки балалар өчен аралашу, команда белән эш, уңай хисләр күпкә әһәмиятлерәк булып чыкты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: