Зур гаилә яллары (0+)

Шәһәр китапханәләре теләге булган һәркемне «Зур гаилә яллары» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра! Гаилә елына багышланган әлеге күләмле бөтенроссия проекты гаилә буыннары арасында бергә активлык күрсәтеп бердәмлек булдыруга юнәлдерелгән күптөрле чараларны үз эченә ала. 
17 август шимбә көнне 14.00 сәгатьтә ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында «Сәламәтлек өчен гаилә белән!» уен программасында катнашырга чакырабыз. Катнашучыларны кызыклы биремнәр, шигырьләрдә кызык сораулар, викториналар, хәрәкәтчән уеннар көтә. Чара дәвамында кунаклар гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәрне белүдә ярышачак, фильмнарны искә төшерәчәк һәм җырлар җырлаячак. Һәр катнашучы үз гаиләләрендә нинди гореф-гадәтләр һәм йолалар булуы турында сөйләячәк. Шулай ук паркка килүчеләр игътибарына «Гаилә – тылсымлы тормыш символы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Әңгәмә вакытында укучылар үзләренең яраткан язучыларын искә төшерәчәк һәм «Гаиләмнең яраткан китаплары» соравына җавап бирәчәк.
Шул ук көнне Җиңү паркында 14.00 сәгатьтә «Китап укучы гаилә – бәхетле гаилә!» уен программасы башланачак. Программада катнашучылар үзара аралаша, яңа дуслар таба һәм китаплар укый алачак. Уен-кроссвордлар, викториналар, интерактив буягычларда катнашырга, уен-пазллар, өстәл уеннары уйнарга мөмкин булачак. «Китап гаиләне берләштерә!» китап күргәзмәсе гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләре һәм маҗаралар турында әсәрләр белән таныштырачак.

Килегез! Кызыклы булачак!

#БольшиеСемейныеВыходные #библиотекичелнов #культурныечелны

Поделиться: