Николай Рубцов иҗаты буенча шигъри нон-стоп (6+)+туры эфирның ВИДЕОЯЗМАСЫ

27 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге Instagram социаль челтәрендә Николай Рубцов иҗаты буенча чара уздырды. Кичә шигъри нон-стоп формасында үтте. 
Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Тормышындагы кызыклы фактлар шигырьләр уку белән үрелеп барды. Эфирга Чаллы һәм Зәй шәһәрләренең төрле яшьтәге мәктәп укучылары кушылды. Туры эфирда балалар шагыйрьнең табигатькә, ватанга мәхәббәт белән сугарылган, шулай ук танылган җырларга әверелгән шигырьләрен укыды.

 

Поделиться: