Китапханәләр «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясендә катнашты (6+)

6 май көнне, Бөек Җиңү көне якынлашканда, «ҮКС» МБУ китапханәләре «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды.

22 нче санлы китапханәдә «Геройлар һәм батырлыклар» исемле телдән журнал үткәрелде.

Телдән журналның битләре балаларга Бөек Ватан сугышының Брест крепосте оборонасы, Мәскәү янындагы сугышлар, Ленинград блокадасы, иң коточкыч Сталинград сугышы, Курск янындагы иң зур танк сугышы һәм Берлинга һөҗүм операциясе кебек иң мөһим вакыйгалары турында сөйләде.

IMG_6710
IMG_6702
IMG_6712
IMG_6709

Шулай ук укучылар әлеге сугышларның геройлары белән дә танышты: майор Петр Михайлович Гаврилов, очучы Виктор Талалихин, 28 панфиловчы герой, Ленинград мәктәп укучысы Таня Савичева, партизанннар Леня Голиков, Марат Казый, Зина Портнова, сержант Николай Масалов. Чарага килүчеләргә сугыш турындагы нәфис әдәбият әсәрләреннән өзекләр укылды. С.Смирновның «Подвиг майора»;  С. Алексеевның «Талалихин», «Подвиг у Дубосеково», «Рассказы о войне» һәм «Последний штурм» китапларыннан «Мамаев курган», «Танки против танков», «Мутти!» хикәяләре; Ю. Яковлевның «Где стояла батарея» китабыннан «Девочка с Васильевского острова» хикәясе тыңлап утыручыларны битараф калдырмады.

6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучыларына Альберт Лихановның «Боря Цариков» әсәре укылды. Презентация ярдәмендә укучылар Бөек Ватан сугышы хәрәкәтендә катнашкан балалар – Советлар Союзы Геройлары белән танышты. Бөек Ватан сугышы турындагы иң яхшы китаплардан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханәче сугыш вакыйгаларына һәм кешелекнең бөек каһарманлыгына багышланган иң популяр әсәрләр буенча күзәтү уздырды. Кунаклар шул заман атмосферасына чумды, илебезнең үткәннәрен тоя, кешелек тарихындагы иң дәһшәтле сугышны үз башыннан кичергән кешеләрнең язмышы белән очраша алды.

DSCN1031
DSCN1022
DSCN1039

10 нчы санлы китапханәдә Бөек Ватан сугышына багышланган сугыш китабы сәгате узды.

Чарада катнашучылар Ю.Яковлевның «Девочки с Васильевского острова» китабы белән танышты. Бу – беренче юлларыннан ук үзенә тартучы, шул ук вакытта кыска, үткен, җәлеп итә торган гаҗәеп матур язылган китап. Балалар тын да алмый тормышына сугыш үтеп кергән яшьтәшләре Таня Савичева турындагы хикәяне тыңлады. Әсәр икенче бер нәни ленинградлы, сугыштан соң күп еллар узган чорда яшәүче Валя Зайцева исеменнән язылган. Ул үзе өчен Ленинград блокадасы вакытында Васильево утравында яшәгән яшьтәше Таня Савичеваны иң яхшы иптәш кыз булыр иде саный. Таня кичергән вакыйгалар, аның авыр тормышы укучыларны битараф калдырмады.

Чара барышында ишеткәннәре тәэсирендә укучылар  «Сугыш турындагы йөрәгемә якын китап» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларны өйләренә укырга алды.

10ф. Слушали затаив дыхание
10ф. Час военной книги «О героях былых времен»
10ф. Читаем книгу

8 нче санлы китапханәдә алып баручы халкыбызга Җиңүнең нинди авырлыклар белән килүе турында сөйләде. Балалар Аркадий Гайдарның «Война и дети», Сергей Алексеевның «Награда» һәм «Витя Коробков» хикәяләрен кычкырып укыганны тыңлады. С.Алексеевның Пастухов фамилияле тыйнак бер бабай тарихы балаларга аеруча ошады. Геройның суыкта каткан мылтык ярдәмендә дошманны юкка чыгара алуы сурәтләнә әсәрдә. Ул яралана һәм тылга кайтарыла, әмма үзенең батырлыгы турында сөйләргә яратмый. Акция «Ватан-ана» мемориаль комплексының Мәңгелек уты янында чәчәкләр салу белән тәмамланды.

IMG_0001
IMG_0010

13 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр балаларның сугыштагы батырлыклары турындагы китаплар белән танышты, яшь геройларның исемнәрен атады. Шулай ук катнашучылар В. Берестовның «Мир», А. Твардовскийның «Мать и Сын» һ.б. сугыш турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды. Китапханәчеләр укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан татарстанлыларның истәлекләре тупланган «Мин сугышта булдым» («Я был на той войне») китабы белән таныштырды. Бөек Ватан сугышы турындагы хәзерге заман прозасына «О войне мы узнаем из книг» хикәясе аша тулырак күзәтү ясалды.

13 ф. читаем детям о войне (2)
13 ф. читаем детям о войне (3)
13 ф. читаем детям о войне (4)
13 ф. читаем детям о войне (5)
13 ф. читаем детям о войне (6)
13 ф. читаем детям о войне
13ф. читаем детям

14 нче санлы китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенә кушылды. Укучылар өчен Л. Кассильнең «Памятник Советскому солдату» хикәясе укылды. Барлык шәһәрләрдә дә, хәтта безгә сугыш алып килгән Берлинда да андый һәйкәлләр бар. Хикәяне укыганнан соң, катнашучылар бергәләп фикер алышты.

IMG-20190506-WA0075
IMG-20190506-WA0049
IMG_20190506_131141
IMG_20190506_104240
IMG_20190506_104127

Үзәк балалар китапханәсендә акция кысаларында 1941–1945 еллар вакыйгаларына багышланган һәм «Халык батырлыгы» исемле китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Н. Богдановның «Черный кот», А. Митяевның «Отпуск на четыре часа», В. Козловның «Пашкин самолет», Е. Воробьевның «Тринадцатый лыжник» кебек нәфис әсәрләре сәнгатьле итеп укылды. Балалар укыганнары буенча үз фикерләре белән уртаклашты, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйләде. Шулай ук балалар А. Усачевның «День Победы», В. Нестеренконың «Наш солдат», С. Михалковның «День Победы» шигырьләрен яратып укыды. Чара азагында акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышы турындагы К. Паустовскийның «Похождения жука-носорога» хикәясе буенча әзерләнгән «Солдат әкияте» исемле мультфильмны карады.

ЦДБ 6.05. акция (3)
ЦДБ 6.05. акция
ЦДБ 6.05. акция (2)

17 нче санлы китапханәдә китапханәче Бөек Ватан сугышы турындагы нәфис әсәр җыентыкларының берсе А.Печерскаяның «Юные герои» исемле китабын укыды. Балалар халкыбыз өчен авыр шул елларда ата-анасы, апа-абыйлары белән беррәттән Ватанны саклап көрәш юлына баскан яшьтәшләре белән танышты. Уку барышында укучылар хикәяләрне игътибар белән тыңлап утырды һәм геройлар өчен борчылды. Сугыш чоры балаларының каһарманлыгы чарада катнашучыларның йөрәген тетрәндерде: алар актив рәвештә укыганнар буенча фикер алышты, туганнарының батырлыгы турында сөйләде. Чара сугыш турындагы китапларны карау белән тәмамланды.

IMG-20190506-WA0006
20190506_120153 (1)
IMG-20190506-WA0013
IMG-20190506-WA0012 (1)

24 нче санлы китапханә хезмәткәре башлангыч сыйныф укучыларына авыр һәм катлаулы сугыш еллары, сугышның ничек башлануы, зур илнең дошманга каршы берләшеп бергә көрәшкә күтәрелүе хакында сөйләде.

Акциядә катнашу өчен С. Михалковның «Быль для детей» шигыре сайлап алынды. Әлеге әсәр 1941 елдан башлап озак еллар дәвамында вакыйгалар үсеше белән бәйле туа һәм басыла. Китапханәчеләребез һәм икенче сыйныф укучысы Александр Половиков «Быль»ны яттан сөйләде. Кадетлар тарафыннан укылган Михаил Вадимовның «Еще тогда нас не было на свете» шигыре аеруча тетрәндерде. Китапханәче балаларга сугышның һәр йортка килүе, һәм күбебезнең шул сугышта катнашкан әби-бабайлары барлыгы турында искә төшерде. Кәрим Трофимов әнисе гаилә һәм фронт архивларыннан җыйган материалларны кулланып, бабасы Сабир Мостафаевның геройларча батырлыгы турында сөйләде.

«Бөек Җиңү» китап күргәзмәсе укучыларны сугышчыларның каһарманлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы, батырлыгы турындагы балалар өчен язылган шигырь һәм хикәяләр белән таныштырды.

SAM_5470
SAM_5473
IMG-20190506-WA0030

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: