Чаллы китапханәләре – «Технобаттл» җиңүчеләре! (0+)

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Технобаттл: китапханәләрдә кулланучыларга хезмәт күрсәтүдә үзгәреш» бәйгесе җиңүчесе булды.
Бәйге RFID-технологияләр базасының автоматлаштыру өлкәсендә Россия лидеры – IDlogic компаниясе һәм «Современная библиотека» журналы тарафыннан оештырылган иде. Анда Россия буенча 94 китапханә катнашты, һәрберсе укучылар белән эшләүдә үзенең яңа ысуллары белән уртаклашты. 

Директор урынбасары Регина Каюмова тәкъдим иткән эссе жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм «Модель китапханә – технологияләр территориясе» номинациясендә беренче урын яулады. 

Бәйгенең призы – китапханәгә RFID җиһазлар алу өчен 500000 сум күләмендә акчалата сертификат, һәм шулай ук «Современная библиотека» журналына бер елга бушлай язылу. 

 

Бу Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының уртак җиңүе! Ул исә шәһәребез китапханәләренең үз укучылары өчен мәгълүмат һәм белем алуны максималь дәрәҗәдә уңайлы итү өчен заманча технологияләрне актив куллануларын исбатлый.

Поделиться: