«Китап дөньясына сәяхәт»: китапханә дәресе (0+)

13 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китап дөньясына сәяхәт» дигән китапханә дәресе узды.

IMG_20200313_101648
IMG_3746
IMG_3755
IMG_3760

Китапханәче китапханә, андагы китаплар, аларның махсус бүлекләргә – хайваннар, космос, техника, тарих һ.б. урнаштырылуы турында мәгълүмат бирде. Балалар абонемент, уку залы, укучы формуляры һәм бердәм укучы билеты кебек серле төшенчәләр белән танышты. Зур кызыксыну белән балалар журналларын, энциклопедияләрне, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иллюстрацияле белешмәлекләрне карады. Балалар «Яраткан әкият битләре буйлап» викторинасы сорауларына җавап бирде һәм табышмаклар чиште. Яшь китап сөючеләргә әлеге гадәти булмаган дәрес бик ошады. Балалар чара барышында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар туплады, ә әти-әниләр һәм тәрбиячеләр китапханәчеләргә рәхмәт белдерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: