«Сүзләр галәме» китапханә дәресе (12+)
24
Сентябрь 2020
Пәнҗешәмбе
23 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге укучылар өчен рус телчесе, «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге» авторы С.И.Ожеговның тууына 120 ел булуга багышланган «Сүзләр галәме» дигән китапханә дәресе уздырылды. Чарага килүчеләр күренекле тел белгече, профессор С.И. Ожегов турында белде һәм аның тормыш юлыннан кызыклы фактлар, фәнни эшчәнлеге белән танышты. Китапханәче сүзлекләрнең төп төрләре, аларны куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар гамәли эш тә башкарды: сүзлектә сүзләрне табып, аларга аңлатма бирде, мәгънәсе буенча сүзләрне тапты. |