«ЧАЛЛЫ – ДУСЛАР КАЛАСЫ» китапханә фестивале төрле милләт вәкилләрен берләштерә (6+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында милли мәдәниятләр һәм төбәк халыклары әдәбиятлары фестивале узачак. 
Кичәдә Чаллы каласында яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак. Чарага килүчеләр өчен төрле мәйданчыклар эшләячәк. 
Фестиваль кысаларында милли оешмалар, фольклор коллективлар чыгышлары, язучылар белән иҗади очрашулар, шигырь уку чаралары планлаштырылган. 
Кунаклар гореф-гадәтләр һәм йолалар тарихына сәяхәт кылачак, халык музыка уен кораллары белән танышачак, көй-моң яратучылар үзләренең сәләтләрен сынап карый алачак. Халык һөнәрче-кәсепчеләренең эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылачак, теләгән һәр кеше пыялага бизәкләр төшерү һәм милли курчаклар ясау буенча мастер-классларда катнаша алачак.
Фестиваль, һичшиксез, елның иң әһәмиятле вакыйгаларның берсенә әйләнер. Сез Кама буе халыкларының гаҗәеп китаплар дөньясына кереп чумарсыз һәм төрле милли ризыкларның тәмен татып карарсыз. 

Фестивальне оештыручылар: «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге.

#библиотекичелнов#культурачелнов#культурныечелны#республикаТатарстан#ЦентральнаяГородскаяБиблиотека#дднродник

Поделиться: