«Китапханә диктанты-2025» (6+)

Шәһәр китапханәләре Новосибирск өлкә яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган  «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясенә кушылды. Акция җәмәгатьчелекнең игътибарын китапханәләргә, аларның мөмкинлекләренә һәм ресурсларына җәлеп итүгә, шулай ук яшьләр арасында китапханәче һөнәрен популярлаштыруга юнәлтелгән. 
Акциянең төп вакыйгасы китапханә төшенчәләренә һәм атамаларына, китапханәләр үсеше тарихына, китапханәче һөнәренә, хәзерге заманда китапханә эшенең барышына багышланган тест булды. 
Чарада яшенә, белеменә һәм социаль хәленә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала. 
Акциядә катнашу өчен:
1) 6 майдан 26 майга кадәр – ВКонтактеда «Китапханә диктанты – 2025» төркемендә https://vk.com/bibdiktantnomb  мәгълүматларны укып барырга. Әлеге язмалар нигезендә Китапханә диктантының сорауларына әзерләнәчәк;
2) 13 майдан 24 майга кадәр – якын-тирәдәге китапханәдәге «Китапханә диктанты» мәйданчыгына китапханә чарасына килергә. Акция мәйданчыгы булган китапханәләр исемлеге белән сылтама аша таныша аласыз https://библиотека-челны.рф/nashi-biblioteki;
3) 27 майдан 30 майга кадәр  – http://infomania.ru/dictant/ сылтамасы буенча «Китапханә диктанты» сайтында тест үтәргә, 30 май көнне Мәскәү вакыты белән 06.00 сәгатьтә тест ябылачак.

Адымнар:
Үз җайланмаң яки китапханә мәйданчыгындагы Интернеты булган компьютер аша «Китапханә диктанты» сайтына керергә. 
Теркәлү формасын тутырып, катнашучы сыйфатында теркәлү үтәргә. Анда күрсәтелгән исем һәм фамилия автомат рәвештә акциядә катнашучы сертификатында куелачак. 
Тест үтәргә.
Нәтиҗәне белергә. Һәр дөрес җавап = 1 балл.
Тестны үткәннән соң, акциядә катнашучы сертификатын йөкләргә яки үзлектән аны теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон почтага җибәрергә.  
Тест нәтиҗәләре кире каралмаячак. 
Акция нәтиҗәләре турында мәгълүмат 2025 елның 30 маеннан соң басылып чыгачак.
#пишубиблиотечныйдиктантНОМБ

Поделиться: