«Китапханә диктанты-2024» (6+)

Время проведения: 27-30 мая 2024

Шәһәр китапханәләре Новосибирск өлкә яшүсмерләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты-2024» Бөтенроссия агарту акциясенә кушылды. Акция җәмәгатьчелекнең игътибарын китапханәләргә, аларның мөмкинлекләре һәм ресурсларына юнәлтергә, шулай ук яшьләр арасында китапханә һөнәрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. 
Акциянең төп өлеше китапханә төшенчәләре һәм атамаларына, китапханәләр үсеше тарихына, китапханәче һөнәренә, заманча шартларда китапханә эшенең халәтенә багышланган тесттан тора. Чарада яшенә, белеменә һәм социаль дәрәҗәсенә карамастан теләге булган һәркем катнаша ала. 

Акциядә катнашу өчен:
1) 6-26 май – ВКонтактеда «Китапханә диктанты – 2024» төркемендә https://vk.com/bibdiktantnoub мәгълүматларны укып бару. Бу язмалар нигезендә Китапханә диктантының сораулары әзерләнәчәк;
2) 10-30 май – якындагы китапханәгә Китапханә диктанты мәйданчыгына кызыклы чарада катнашырга килергә. Акция мәйданчыгы булачак китапханәләр исемлеге белән сылтама буенча https://библиотека-челны.рф/nashi-biblioteki таныша аласыз, анда элемтә өчен бирелгән телефоннар аша булачак чара турында кызыксындырган сорауларга җавап ала алачаксыз;
3) 27-30 май  – http://infomania.ru/dictant/ сылтамасы буенча 27 май көнне 06.00 сәгатьтә үтү өчен тест ачылачак, 30 май көнне 06.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) тест ябылачак.

Адымнар:
Интернет аша китапханә мәйданчыгында Китапханә диктанты сайтына керергә. 
Теркәлү формасын тутырып, катнашучы буларак теркәлергә. Анда күрсәтелгән исем-фамилия автомат рәвештә акциядә катнашучы сертификатында куелачак. 
Тестны үтәргә.
Нәтиҗәне белергә. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл.
Тестны үткәннән соң, акциядә катнашучы сертификатын үзеңә алырга яки теркәлү барышында күрсәтелгән электрон почтага җибәрергә. 

  • Тест нәтиҗәләре киредән карау булмаячак. 

Акция нәтиҗәләре турында мәгълүмат 2024 елның 30 маеннан соң басылып чыгачак. 

Поделиться: