Китапханәдә «Зур гаилә яллары» (0+)

24 август көнне шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре шәһәрдәшләрне  «Зур гаилә яллары» Бөтенроссия акциясе уңаеннан үткәрелүче танып белү-уен чараларында катнашырга чакырды.
ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында «Гаилә белән сәламәтлек өчен!» уен программасында катнашучылар бик теләп төрле-төрле биремнәр башкарды, табышмаклар чиште, викторинада һәм блиц-сораштыруда катнашты. 

photo_2024-08-24_13-32-54
photo_2024-08-24_13-41-14
photo_2024-08-24_13-41-32
photo_2024-08-24_13-49-09
photo_2024-08-24_14-12-51
photo_2024-08-24_14-12-55
photo_2024-08-24_14-15-33
photo_2024-08-24_14-15-42
photo_2024-08-24_14-15-44
photo_2024-08-24_15-09-16

Чарага килүчеләр яхшы кәеф белән үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр һәм йолалар белән уртаклашты. «Гаилә – тылсымлы тормыш символы» китап күргәзмәсе катнашучыларда зур кызыксыну уятты, алар китапларны карады, яраткан язучыларын искә төшерде. 

Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләсе чараларда да көтеп калабыз!
#БольшиеСемейныеВыходные #библиотекичелнов #культурныечелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: