«Бәхетле сан!» Китапханә акциясе (12+)
27 май көнне 15.00 сәгатьтә шәһәрнең Үзәк китапханәсендә «Бәхетле сан!» акциясендә катнашучылар арасында призлар уйнатылды. Гомумроссия китапханәләр көнендә китапханәчеләр әлеге бәйрәм белән уртаклашып кына калмыйча, китапханәгә дусларын, танышларын алып килгән иң актив укучыларына бүләк тә ясарга булды. Акциядә катнашу өчен укучы китапханәгә яңа укучыны алып килеп яздырырга тиеш иде. Бүләкләү тантанасында тамашачылар алдында балеттан өзек белән Арина Шириязданова чыгыш ясады. Призлар уйнатуда катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы белән танышты һәм китапханәләр турындагы сорауларга җавап бирде, иң белемлеләренә бәхетле приз ияләрен ачыкларга мөмкинлек бирелде. Менә алар – җиңүчеләр: Фәхруллина Гөлүсә (Үзәк шәһәр китапханәсе)– USB-флешка; Лагузина Мария (Үзәк балалар китапханәсе) – селфи таяк; Глухова Елена (24 нче санлы китапханә) – портатив аккумулятор; Шәихова Гүзәл (12 нче санлы китапханә) – электрон китап. Бәхетле бүләк ияләрен котлыйбыз! |