Үзәк балалар китапханәсендә Китапханә киче (6+)

20 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсе менә инде алтынчы тапкыр кичке вакытны китаплар арасында уздырырга яратучылар өчен очрашу урыны булды. Ел саен уздырылучы китап укуга теләктәшлек белдерүче социаль-мәдәни акция Китапханә төне 2019 елда «Бөтен дөнья – театр» исеме астында үткәрелде. Чөнки Россиядә 2019 ел Театр елы дип игълан ителгән иде. Үзәк балалар китапханәсе үзенең укучылары өчен «Театр – ул могҗиза, театр – ул әкият» исемле Китапханә киче уздырды.

IMG-20190420-WA0010
IMG-20190420-WA0021
IMG-20190420-WA0011
IMG-20190420-WA0024
IMG-20190420-WA0012
IMG-20190420-WA0013
IMG-20190420-WA0016
IMG-20190420-WA0014
IMG-20190420-WA0020
IMG-20190420-WA0023
IMG-20190420-WA0022

Кичәне «Яшәгән ди, булган ди Театр!» исемле театраль утырмалар ачып җибәрде. Күңелле шигырьләре белән утырмага чакырып, балаларны Петрушка каршы алды. Ул «Могҗизалар саквояжы» кызыклы бәйгесен оештырды. Кызлар-малайлар театр һәм китаплар турында сорауларга бик теләп җавап бирде. Залга килеп кергән елап беткән Көлмәс патша кызын Петрушка һәм балалар үзләренең күңелле компанияләренә кушылырга чакырды. Көлмәс кыз Китапханә төне ничек барлыкка килүе һәм театр тарихы турында сөйләде. «Театр тарихы баскычлары буйлап» исемле виртуаль экскурсия ул сөйләгәннәрне тагын да бизәде. Балалар, «Без театрга килдек» этикет-викторинасы сорауларына җавап биргәннән соң, «Мин – актер, син – актер» экспромт-кастингында катнашып, чын актер булырга ярдәм итүче төрле биремнәрне үтәде.

Кичәне «Әкиятле уйныйбыз» курчак миниатюрасы дәвам итте. Анда нәни Маша һәм Керпе балаларны әкият, аның геройлары исемнәрендә бутарга тырышты. Ә кызлар һәм малайлар аларны дөресләде. Шуннан соң акциядә катнашучыларның барысына да «Сәхнә артының серле дөньясы» исемле театраль киенү бүлмәсенә үтәргә тәкъдим ителде. Анда балалар әдәби персонаж образын җыяр өчен киемнәр һәм аксессуарлар сайлап алырга тиеш булды. Кул эшләре иҗат итәргә яратучылар «Уч төбендә театр» һәм «Битлек, син кем?» остаханәсенә чакырылды. Үзләре тудырган кул эшләрен балалар бик куанып, өйләренә алып кайтып китте.

Китапханә киче нәтиҗәләр ясау һәм кечкенә генә призлар уйнату белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: