«Хәтерлибез һәм горурланабыз!» китапханә киче (6+)

26 апрельдә Үзәк балалар модель китапханәсе теләге булган бар кешене  Китапханә киченә чакыра. 2025 елда акциянең темасы Ватанны саклаучылар елы һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы белән бәйле рәвештә «Үз геройларыбыз» дип аталды. Китапханә киче илебез геройларына, Ватанны саклаучы батыр солдатларга багышланачак. 

Кичәдә сезне нәрсә көтә:
16.00 Ачылу тантанасы
16.30 «Тылсымлы ил» Үсеш үзәге чыгышы. 
Иҗади коллектив музыка, җырлар һәм биюләр белән тулы мавыктыргыч чыгыш күрсәтәчәк. 
17.00 Тематик мәйданчыклар:
«Җиңү җырлары» караоке-зал
Кунаклар бергәләр яраткан сугыш җырларын җырлый, Җиңүнең музыкаль тарихына кереп чума һәм буыннар бердәмлеген тоя алачак.  
«Разведчик мәктәбе» уены
Мавыктыргыч уен-разведка игътибарлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшерә алачак, үзегезге сугыш чоры герое итеп күзалдына китерә алачаксыз. 
Солдатка кыр почтасы
Теләге булганнар хәзерге Ватанны саклаучыларга хат яза, үзләренең ихлас рәхмәт сүзләрен һәм теләктәшлекләрен белдерә алачак. 
«Мин сугыш турында укыйм» әдәби күзәтү
Кешелек тарихындагы иң фаҗигале битләрнең берсенә багышланган әдәбият дөньясына сәяхәт кылыгыз. 
«Ватанны саклаучыларга рәхмәт йөзеннән» видео-экскурс
Ата-бабаларыбызның батырлыклары турында сөйләүче тарихи кадрларны карагыз. 
17.30 «Җиде диңгез» камера курчак театрының «Күңелле шамакай» интерактив спектале 
Тамашачылар матур театральләштерелгән шоуны күрә алачак, ул гаилә белән вакытны күңелле итеп уздырырга мөмкинлек бирәчәк, шатлык хисе, елмаюлар бүләк итәчәк, рәхәтләнеп көлдерәчәк!
Килегез, илебезнең тарихи мирасы белән якыннанрак танышыгыз, үткәнебез һәм хәзерге көнебез өчен горурлык һәм мәхәббәт хисләре белән уртаклашыгыз!


#библионочь2025 #80словпобеды

Поделиться: