«Халыклар бердәмлеге – Россиянең көче!» китапханә киче (6+)

2026 елда кунакларны мәдәни күптөрлелеккә һәм Россия халыклары бердәмлегенә багышланган бай программа көтә. Бөтенроссия акциясенең быелгы темасы — «Халыклар бердәмлеге – Россиянең көче!».
18 апрельдә Үзәк балалар модель китапханәсе теләге булган һәркемне дуслык, иҗат һәм үзара хөрмәт бәйрәменә — «Халыклар бердәмлеге – Россиянең көче!» дигән Китапханә киченә чакыра.
Бу көнне китапханә чын-чынлап онытылмас кичерешләр калейдоскобына әйләнәчәк. 
Программа:
15.00 «Тылсымлы ил» үсеш үзәгенең чыгышы: балалар һәм өлкәннәр өчен театральләштерелгән тамаша. Иҗат төркеме әдәби композиция, музыка, җырлар һәм биюләр белән тулы мавыктыргыч чыгыш күрсәтәчәк.
16:00 «Бер халык — бер ил» интерактив викторинасы, анда барлык теләге булганнар Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм тарихы турында үз белемнәрен сынап карый алачак.
16:30 «Дулык каруселе» уен программасы: күңелле милли уеннар һәм бәйгеләр.  
17:00 «Җиде диңгез» Камера курчак театрыннан мавыктыргыч тамаша.
18:00 «Матрёшка» мастер-классында катнашу түләүле (алдан язылу буенча үз матрешкаңны ясау).
18:30 «Мульти – Россия»: татулык һәм бердәмлек турында мультфильнар күрсәтү.

Китапханәдә «Россиянең көче халыклар бердәмлегендә» күргәзмәсе эшләячәк, анда Россия халыклары тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында басмалар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә керү ирекле. 
Чара балалар белән гаиләләр, яшьләр һәм илнең мәдәни мирасы белән кызыксынучы бар кешеләр өчен исәпләнгән. Барлык теләге булганнарны татулык, иҗат һәм белемнәр бәйрәменә кушылырга чакырабыз!
Килегез, илебезнең тарихи мирасы белән якыннанрак танышыгыз һәм үзебезнең үткәнебез һәм бүгенгебез өчен горурлык һәм мәхәббәт хисләрен бүлешегез!

Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: 8(8552)38-30-26
Үзәк балалар китапханәсе: Яңа шәһәр, Тынычлык пр., 61 нче йорт (17/15). Электрон адрес: biblio_cdb@mail.ru

Китап бәйрәмендә очрашуга кадәр!

Поделиться: