«Гаилә белән укыйбыз» китапханә киче (0+)
20 апрель көнне Үзәк балалар модель китапханәсе, ел саен уздырылучы Бөтенроссия акциясе – «Китапханә төне – 2024» кысаларында. «Гаилә белән укыйбыз» исеме астында китапханә киче уздырды. Кичләрен күңелле һәм файдалы итеп уздырырга теләүче һәркемне бу көнне робот Робин каршы алды. Ул телефоннарын читкә куеп торып кәгазь китаплар дөньясына кереп чумарга тәкъдим итте һәм квестка чакырды. «Танып бел» битендә балалар кызык Белмәмеш белән танышты, аның белән бергә гадәти булмаган табышмакларны чиште. Компьютерлар залында барысын да Беләмән каршы алды. Ул математика буенча «Акыл өчен уеннар» биремнәрен әзерләп куйган иде, аларны компьютер ярдәмендә җиңел генә чиштеләр. «Спорт» битендә укучылар җитезлектә һәм төз атуда ярышты һәм өлкәннәрне җиңәргә тырышты. Гаилә белән уку залында Чегән хатыны-юраучы Аза чарага килүчеләрне тылсымлы шар, юрау әйберләре белән көтеп торды һәм көлкеле юрауларын тәкъдим итте. «Тәмлетамак» битендә кызлар һәм малайлар Карлсон белән бергә «Татлы балык тоту» һәм «Кайнатма – уйлап табу» бәйгеләрендә катнаштылар һәм Фрекен Бок табышмакларын чиштеләр. «Мурзилкада» битендә журналның ни өчен Гиннесның рекордлар китабына кертелүе һәм әлеге басманың төп герое кем булуы турында белделәр. Балалар логик уеннар уйнады, «Мурзилка» журналындагы математик башваткычларны чиште. Квест китап геройлары белән бергә җыелып фотога төшү белән тәмамланды. Кич «Семь морей» камера курчак театрының «Скоморошьи потешки» театраль тамашасы белән дәвам итте. Балалар әниләре һәм әтиләре белән халык көйләре һәм кызыклы вакыйгалар кулланылган интерактив уен формасында спектакль карый һәм үзләре дә шунда катнаша алды. Мастер-класста тукымадан ясалган халык курчаклары турында мәгълүмат алып, балалар «Бармакка куян» уен курчагы һәм «Саескан» йола курчагын ясарга тотынды. Мастер-класс азагында һәр катнашучының үзенчәлекле, кабатланмас курчагы булды. |