Шәһәр үзәк китапханәсендә Китапханә төне (0+)
20 апрель көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә узган Китапханә төненә кушылган шәһәрдәшләргә рәхмәт белдерәбез! «Нур» яшьләр үзәге тәкъдим иткән «Балкы, йолдызым, сүнмә…» әдәби-музыкаль тамаша Сергей Есенин дөньясына алып кереп киткән чын сәнгать әсәре булды. Чаллы язучысы Наталья Лапшина белән бергә фантазия сөючеләр хыяллар һәм иҗат дөньясына сәяхәт кылды. Һәркем кул эшләре белән шөгыльләнә, милли йола һәм бәйрәмнәр элементлары белән таныша, халык җырлары җырлый, шулай ук «Кояш баткач» кичке утырмалары вакытында «Йөзек салышы» уенын уйный алды. Без төрле яшьтәге катнашучылар өчен гаҗәеп сәнгать әсәрләре ясау буенча бик күп мастер-класслар, уеннар һәм интерактив чаралар уздырдык. Шулай ук шәхси топиарий – гаиләнең бердәмлеге символы буларак бәхет агачы тудырдык. Матурлыкка гашыйк шәһәрдәшләребез Халыкара укытучы-рәссамнар берлеге җитәкчесе Гүзәл Шәрәфетдинованың эшләреннән күргәзмә белән танышты. Әлбәттә, төнге китапханәдәге онытылмас матур һәм күңелле мизгелләрне төрле-төрле йомшак «аюлар» арасында истәлеккә фотога төшереп алырга мөмкин булды. Чарадан фотоларны ВКонтактедагы битебездә карый аласыз. Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт! Сезне китапханәбездә булачак чараларда көтеп калабыз!
|