«Рәхим итегез!» шәһәр китапханәләрендә китапханә көне (0+)

Хөрмәтле шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне 23 сентябрьдә 10:00 нан 17:00 сәгатькә кадәр зур бәйрәмгә — «Рәхим итегез!» дип аталган Китапханә көненә чакырабыз. Ул бер үк вакытта Чаллының барлык китапханәләрендә узачак.  

Сезне бай программа көтә:
– мавыктыргыч экскурсияләр;
– уен һәм танып белү программалары;
– әдәби викториналар һәм бәйгеләр;
– иҗади мастер-класслар;
– китап дөньясындагы яңа китаплар белән танышу. 

Үз китапханәгезне табыгыз һәм көнегезне безнең белән файдалы һәм кызыклы итеп үткәрегез!
Керү ирекле. Афишада үзгәрешләр булырга мөмкин, белешмәләр күрсәтелгән телефоннар буенча. 

 
Поделиться: