«Куркынычсызлык үзеңнән башлана» Дарья Доцук китабы буенча фикер алышу (12+)

14 октябрь көнне 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары белән Дарья Доцукның «Голос» китабы буенча фикер алышты. 

Чара террорчылык һәм экстремистлык проблемалары: нәрсә ул теракт, ни өчен кешеләр бер-берсен үтерә, ничек һәм ни өчен кешеләр экстремистик оешмалар челтәренә килеп эләгә дигән сораулар буенча фикер алышудан башланды. Укучылар Дарья Доцукның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты.  Алар, язучының үзеннән алынган интервью белән документаль фильмнан өзекне карап, «Голос» китабының язылу тарихы турында белде. Дәресне «Голос» китабы буенча фикер алышу дәвам итте. Яшүсмерләр «Ни өчен китап шулай аталган?», «Төп герой Саша нинди хәлләргә юлыга?», «Әйләнә-тирә кешеләр Сашаның куркуларына ничек карый?», «Сашаның курку өянәгеннән котылу өчен туганнары нәрсә эшләргә карар кыла?», «Дарья Доцук үзенең повестенда хәзерге заманның тагын нинди проблемаларына кагыла?» һ.б. сорауларга җавап эзләде. Очрашу Дарья Доцукның «Голос» китабы буенча китапнамә карау белән тәмамланды.

Поделиться: