Без – Тукайлы халык мәңгегә (0+)

Габдулла Тукай халкыбыз тарихында аерым бер мөһим урын алып тора һәм әдәбиятта, мәдәниятта аның рухи үсешенең  бөтен бер чорын тудыра, шунлыктан ул һәрвакытта да халык күңелендә мәңге сакланачак. Апрель аенда шәһәр Үзәк китапханәсе Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган традицион айлык уздыра. 1 апрельдән «Тукай рухы яши күңелләрдә» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Айлык кысаларында 18 апрель көнне китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Тукай эзләре буйлап» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ай дәвамында «Илһам көче алып Тукайдан» исемле  акция узды. Анда китапханәгә килүчеләр Тукай шигырьләрен видеокамерага укыды.

Йомгаклау чарасы буларак шәһәр Үзәк китапханәсе мәйданында бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 133 ел булуга багышланган «Без – Тукайлы халык мәңгегә…» исемле шигъри марафон узды.

IMG_5321
IMG_5300
IMG_5299
IMG_5318
IMG_5302
IMG_5314
IMG_5301
IMG_5310
IMG_5303
IMG_5308
IMG_5297
IMG_5307
IMG_5296
IMG_5306
IMG_5304
23ф.Литературная игра «Тукай – детям» (6)

Марафонның төп максаты – хәзерге заман җәмгыяте әдәби һәм мәдәни тормышында зур роль уйнаган Тукай шигъриятенең әһәмиятен ассызыклау.

Шигъри марафон 15.00 сәгатьтә башланды. Укучылар өчен Г.Тукай әсәрләреннән «Тукайдан илһам алып…» исемле китап һәм иллюстрацияләр күргәзмәсе урнаштырылды. Китапханә хезмәткәрләре илһамланып шагыйрьнең шигырьләрен укыды, Тукайның тормыш юлындагы кызыклы фактлар белән таныштырды һәм чарага килүчеләргә дә шагыйрьнең үзләре яраткан әсәрләрен укырга, искә төшерергә тәкъдим итте.

Бөек татар шагыйренең танылган поэмаларыннан өзекләрне һәм шигырьләрен шәһәрдәшләребез бик җиңеллек белән башкарды. Без аның күп кенә әсәрләрен яттан беләбез һәм тормышта да аларны еш кулланабыз. Марафон кунаклары тарафыннан башкарылган иң популяр шигырьләр һәм әкиятләр «Туган авыл», «Милли моңнар», «Карлыгач», «Пар ат», «Шүрәле»,«Су анасы» булуы да гаҗәп түгел. Бүген алар аеруча күп яңгырады. Өлкәннәрнең Тукай әсәрләрен мәктәп эскәмиясеннән үк күңелләрендә саклавы һәм язучының әкиятләрен балаларның яратып укуын ишетү һәм күрү күңелгә рәхәтлек бирә.

Әлеге шигъри марафонда шәһәребезнең танылган язучылары һәм шагыйрьләре катнашты. Хәзерге заман авторлары үзләренең Тукай шигърияте белән илһамланып яңа иҗат иткән шигырьләрен укыды.

Шигърият хисләрдән шагыйрьнең хыяллары белән туа. Ул безгә шигырьләр белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирә, аерым бер энергетика белән сугарылган көчле һәм ихлас хисләр тудыра.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: