Китап күргәзмәсе янында сәламәтлек турында әңгәмәләр (18+)

Ел саен җир йөзендә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.  
Бу көнне 23 нче санлы китапханәдә «Сәламәт гадәтләр гөлләмәсе» дигән китап күргәзмәсе янында китапханәчеләр укучылар белән әңгәмәләр уздырды. 
Экспозициядә сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану, гигиена һәм кеше экологиясе буенча китаплар тәкъдим ителде. 
Әңгәмә барышында укучылар Бөтендөнья сәламәтлек көненең килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат алды, «Сәламәтлек нәрсә ул?» тесты сорауларына җавап бирде һәм сәламәт тормыш рәвешенең төп шартларын искә төшерде. 
Теләге булганнар «Мин дөрес тукланаммы?» анкетасы сорауларына җавап бирә алды. 

Поделиться: