Танылган рәссам-иллюстратор иҗаты буенча китап күргәзмәсе янында әңгәмә (6+)

11 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен рәссам-иллюстратор Л. В. Владимирский иҗаты буенча китап күргәзмәсе янында «Китап рәссамы» дип аталган әңгәмә узды. 

Әлеге чара укучыларны Л.В.Владимирскийның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатында үткәрелде. 

Кызыллы-аклы башлык кигән шаян Буратино, «Зөбәрҗәт шәһәр»дән Тимер утынчы һәм Карачкы – бу персонажлар турында искә алганда балалар рәссамчысы Леонид Владимирский тудырган образлар хәтергә килә. Аның иллюстрацияләрен шулай ук А.С.Пушкинның «Руслан и Людмила», Юрий Олешаның «Три толстяка», М. Фадеева һәм А. Смирнованың «Приключения Петрушки», Д. Родариның «Путешествие Голубой стрелы» һәм «Рус әкиятләре» җыентыгында күрергә була.

Көн дәвамында китапханәче укучыларга рәссамның тормыш юлыннан кызыклы фактларны сөйләде, аның иллюстрацияләре кергән китапларны күрсәтте, төрле әсәрләргә карата ясалган иллюстрацияләр буенча викторина уздырды. 

Күргәзмәдә Л.В.Владимирский иллюстрацияләре белән 10 китап тәкъдим ителде. Әңгәмәне дәвам итеп катнашучылар «Рәссам-иллюстратор – Леонид Владимирский» электрон презентациясе белән танышты.

 

Поделиться: