Нәниләр өчен кычкырып укулар һәм әңгәмә (0+)

5 март көнне, 8 нче санлы китапханәнең «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проекты кысаларында, кычкырып укулар һәм әңгәмә уздырылды. 

IMG_3376
IMG_3397
IMG_3354
IMG_3368
IMG_3424

Чара барышында яшь китап сөючеләр «Почемучкины книжки» китапларының матур тышлыкка төрелгән үзе бер дөнья икәненә төшенде. Аларда иң катлаулы сорауларга да өлкәннәр ярдәменнән башка җавап табарга мөмкин. Китапханәче балаларга Ольга Колпакованың «Веселые Основы Безопасности Жизни для малышей» китабыннан «Как ежик Женя и мышонок Липунек играли в Африку» гыйбрәтле әкиятен укыды. Чөнки мондый китаплар уку – иң яхшы «акыл гимнастикасы». Әкият геройлары балаларга өйдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен аңларга ярдәм итте. Әңгәмә барышында яшь китап укучылар күп сораулар бирде һәм бик теләп матур иллюстрацияле китаплар белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: