«Интернет: зыянмы, әллә файдамы» Әңгәмә (6+)
14
Февраль 2020
Җомга
13 февраль көнне 16 нчы санлы китапханә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, Куркынычсыз Рунет атналыгы уңаеннан «Интернет: зыянмы, әллә файдамы» дигән әңгәмә уздырды. Чарада презентация барышында Интернетның уңай һәм тискәре яклары, балаларны челтәрдә сагалап торучы куркыныч төрләре каралды. Укучылар төрле мәгълүмат төрләре белән танышты. Ребуслар, табышмаклар чишеп, «Бел әле» уенында катнашып, балалар «спам», «хакер», «вируслар», «модем», «браузер» кебек төшенчәләрне белде. Әңгәмәнең бер өлеше Интернетта аралашуга багышланды. Шулай ук компьютер уеннары белән зомбилашудан ничек сакланырга һәм интернет-бәйлелек нәрсә ул дигән актуаль сорауларга җавап эзләделәр, фикер алыштылар. |