«Гигиена патшабикәсеннән яхшы киңәшләр» әңгәмәсе (0+)
28 февраль көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәре тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Балаларга гигиена турында» китабы буенча «Гигиена патшабикәсеннән яхшы киңәшләр» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янына кунакка Гигиена патшабикәсе килде. Ул танышуны күңелле физкультминуттан башлады. Презентация карау барышында балалар зарарлы һәм файдалы микроблар белән танышты. Гигиена патшабикәсе алар белән бергәләп «Көнне елмаюдан башлыйк», «Авырмас өчен, нишләргә кирәк?» дип аталган хәрәкәтчән уеннарда, «Витаминнар кайда яши», «Чисталык һәм сәламәтлек» дидактик уеннарында катнашты. Балалар «файдалылыкка имтихан» тотты, «бактериобиремнәр» үтәде, китап герое Злобстерга файдалы бактерияга әйләнергә ярдәм итте. Чара азагында исә Гигиена патшабикәсе нәни китап сөючеләрне һәм аларның әти-әниләрен, тәрбиячеләрен китапханәнең даими укучылары булырга чакырды. |