«Музыка турында ни беләсез?»: әңгәмә (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге «Музыкаль диалог» программасы кысаларында «Музыка турында ни беләсез?» дигән әңгәмә уздырды. 

IMG-20210120-WA0080
1
2

Чарада музыка классикларының танылган шедеврлары яңгырады, катнашучылар симфоник һәм джас оркестры башкаруында «Resonance», «Concord orchestra», «RockestraLive», «Визит» һ.б. заманча музыкаль проектлар турында белде. Яшьләр, үзләре өстенлек биргән музыка жанрлары белән уртаклашып, аеырм музыка жанрларының килеп чыгу һәм аларның аталу тарихы турында бәхәсләште, ә «Музыка дөньясында» китап күргәзмәсендәге музыка турындагы китапны караганнан соң, уртак фикергә һәм нәтиҗәләргә килделәр. Теләге булганнар фортепианода яраткан җырларын башкарды. Чараны төрле музыкаль бәйгеләр дәвам итте. 
Очрашу азагында кунаклар китапханәгә язылды һәм тагын килергә теләк белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: