Батыр-шоу «Кем көчлерәк һәм тапкыррак?» (6+)

20 февраль көнне, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 10 нчы санлы китапханәнең «Белдекле Мәчедә кунакта» клубы әгъзалары өчен батыр-шоу узды.

10ф.конкурс «Снайпер»
10ф.конкурс «Секретная шифровка»
10ф.викторина «Спецзадание»
10ф.конкурс «Военный конструктор»
10ф.Батыр-шоу «Кто умнее и сильнее»
10ф. конкурс «Полевая кухня»

Чара башында балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм традицияләре белән таныштырдылар. Малайлар ике командага бүленеп, командирлар сайлады һәм ярышлар башланды.

Командаларны «Махсус йөкләмә» дигән беренче биремдә армия, хәрби һөнәрләр һәм техника турында табышмаклар көтеп торды. Шуннан соң көч, тапкырлык һәм җитезлекләрен сынап карау өчен берничә бәйгедә катнашырга тәкъдим ителде.

«Серле шифрлау» бәйгесендә укучылар армия тарихын яхшы белүләрен күрсәтте. «Кыр ашханәсе» бәйгесендә дә катнашучылар үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте – армия борщы өчен кирәкле прордуктларны  дөрес итеп сайлап алды. «Хәрби конструктор» бәйгесендә исә, тиз арада һәм дөрес итеп пазлларны җыеп, үзләрен танк төзүчесе итеп тоярга мөмкинлек булды. Җитезлек һәм яхшы күрүдә малайлар «Снайпер» бәйгесендә көч сынашты.

Кызлар да читтә калмады – алар ике команда өчен дә җан атты һәм киңәшләре белән ярдәм итәргә тырышты. Командалар арасында дуслык җиңде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: