Көлкеле һәм гаҗәеп маҗаралар авторы (6+)
13 нче санлы китапханәдә узган әдәби дилижанс яшь китап сөючеләрне балалар язучысы Виталий Коржиков китабы битләре буйлап күңелле диңгез сәяхәтенә алып кереп китте. Катнашучылар В.Коржиковның Ерак Көнчыгышка укытучы буларак эшкә килеп, диңгезчегә әйләнүе турында белде. Язучы төрле корабларда бөтен җирне әйләнеп чыга һәм күп кызыклы нәрсәләр күрә. Барлык күргәннәрен китап битләренә сала башлый һәм чарабызда катнашучы балалар әлеге китаплар һәм аларның геройлары белән танышты. Язучының тормыш юлы, аның шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре – болар барысы да яшь укучылар өчен бик кызыклы булды. |