«Тынычлык төсе» АРТФЕСТ (6+)

29 мартта шәһәр үзәк китапханәсе теләге булган һәркемне 14:00 сәгатьтән алып 17:00 сәгатькә кадәр узачак «Тынычлык төсе» дигән АРТФЕСТка чакыра.
Фестивальдә сезне тынычлык өчен уртак иҗат идеясе белән берләшкән сәнгатьнең төрле төрләренең гаҗәеп җыелмасы көтә.  
Кече картиналар галереясында «Палестина рәссамнар күзлегеннән» дигән Халыкара сәнгать күргәзмәсе ачылачак, анда палестина, гарәп һәм россия осталары әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Сез уникаль пейзажларны, Палестина тормышын чагылдыручы мәдәни үзенчәлекләр һәм көнкүреш күренешләрен күрә алачаксыз.
Шулай ук «Җиңү буяулары» киңлегендә шәһәрнең профессиональ рәссамнары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган картиналар тудырачак. 
Фестиваль кунаклары өчен күптөрле мастер-класслар, экспозицияләр һәм иҗади активлыклар әзерләнде.
Көнегезне файдалы итеп һәм илһамланып уздырырга безгә килегез! Бу матур мәдәни вакыйганың бер өлеше булу өчен бик яхшы мөмкинлек. Керү ирекле! Сезне Ямашев бульвары 4/14А адресы буенча шәһәр үзәк китапханәсендә көтәбез.

Белешмәләр өчен телефон: 89172712747

Поделиться: