Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чараларга анонс (0+)

8 июльдә шәһәр китапханәләрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак. 
Үзәк балалар китапханәсендә «Гаиләм укый – мин дә укыйм» дигән уен программасы узачак, анда кунаклар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм гореф-гадәтләре турында беләчәк. Барлык теләге булганнар өчен күңелле хәрәкәтчән уеннар һәм әкият гаиләләре турында викториналар оештырылачак, ә балалар гаилә турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерәчәк, гаилә гореф-гадәтләре һәм мавыгулары турында сөйләячәк. Һәр катнашучы ромашка таҗында яыннарына теләкләрен яза һәм гаилә эшләре, бәйрәмнәре белән бәйле матур истәлекләр белән уртаклаша алачак. 
Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Аккош тугрылыгы» дигән әдәби-музыкаль композиция үтәчәк — программада музыка астында мәхәббәт һәм тугрылык турында әсәрләрдән өзекләр һәм шигырьләр яңгыраячак.  
5 нче санлы китапханәдә бәйрәм кунакларыып калдыра алачак.  гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренә банышланган кызыклы бәйгеләре, викториналары һәм мастер-класслары белән «Бар кыйммәтләр таҗы – ГАИЛӘ!» дигән бәйрәм көтә. Ә 1 нче санлы китапханәдә «Теләкләр ромашкасы» дигән акция узачак, анда һәркем ромашка таҗында гаилә турында үз фикерләрен яки матур теләкләрен язып калдыра алачак. 
Барлык теләге булганнарны китапханәләргә килергә һәм әлеге матур көнне җылы гаилә рухында үткәрергә чакырабыз!
#ЛетовТатарстане

Поделиться: