Анна Мария Гертруда Шмидт (1911 елның 20 мае – 1995)

Анна Мария Гертруда Шмидт (1911 елның 20 мае – 1995) – күренекле Нидерланд язучысы, 1964 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы китабы өчен Нидерланд Дәүләт премиясенә һәм 1988 елда Х.К. Андерсен исемендәге алтын медальгә лаек булган. Анни Шмидт Капелла шәһәрендә реформат чиркәве пасторы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе, мәгърифәтле кеше буларак, балаларына дини ышанулар такмый һәм И.Гете поэзиясе һәм А. Конан Дойл прозасы белән мавыга. Алты яшендә үк Анни диннән баш тарта, нык ышанган атеист була, шул ук вакытта динне дә тәнкыйтьләми,
Аның балачак еллары Андерсен әкиятләренең көчле йогынтысы астында уза, ул аларны кешелек кыйммәтләре эталоны дип саный.
Мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе Аннины, йорт хуҗалыгы алып барырга өйрәнсен дип, Германиягә апалары янына җибәрә. Германиядән ул өенә хатлар җибәрә, аларда инде аның әдәби сәләте чагыла. Бу вакытта Германиядә хакимияткә нацистлар килә, һәм әти-әниләре ашыгыч рәвештә Аннины өйләренә алып кайта, анда ул китапханә курсларына йөри башлый. Башта Анни бу эшне күңелсез дип санаса да, әмма тиздән аның никадәр кызыклы һәм әһәмиятле була алуын аңлый һәм тиздән зур китапханә директоры була. Ләкин ул һәрвакыт язучылыкка тартыла. Нидерландларның нацистлар оккупациясе вакытында аның шигырьләре Нидерланд яшерен газетасының балалар бүлегендә басыла.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Анни үзен тулысынча балалар өчен китаплар язуга багышлый. 1950 елда аның «Сыбызгылы чәйнек» «исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Тиздән ул кечкенә укучылар өчен «Йип һәм Яннеке» (1953-1960) исемле хикәяләр сериясен төзи башлый, алар русча тәрҗемәдә «Саша һәм Маша» буларак билгеле. Бу әсәрләр Нидерланд балалар әдәбиятының алтын фондына кергән.
Аның иҗаты Нидерланд балалар әдәбиятына үзгәрешләр алып килә. Язучы аңа эчтәлек һәм формада шулкадәр яңалыклар керткән ки, аның китаплары тотрыклы кануннарга каршы бунт символына әверелгән.
Соңрак, Нидерланд Дәүләт премиясен алганда, Анни Шмидт: «Бары тик дөреслек, бер ялган сүз дә юк», – дип әйтә. Бу әйтем аның иҗатының асылын тулысынча чагылдыра, хәтта иң фантастик сюжетлар да дөреслеккә нигезләнгән бит. Аның таланты фольклор мотивларын, чынбарлыкны, фантастиканы һәм юморны гармонияле рәвештә яраштырудан гыйбарәт, ә аның китапларында тылсымлы тарихларны да, реаль вакыйгаларга нигезләнгән, әмма могҗизалар, серләр һәм әверелешләр белән тулы сюжетларны да табарга мөмкин.
Анни Шмидт балаларга бик нык ышана, аларны яхшы аңлый һәм һәрвакыт алар ягында була. Аның күңеле балаларча булып кала, бу аның әсәрләрендә дә чагылыш таба. Ул үз иленең «Балалар әдәбияты патшбикәсе» булып, Нидерландны танытты. Аның эшләре юмор белән тулы, шуның өчен аны дөньяда иң үткен әби дип атыйлар. Анни Шмидт 1995 елда вафат була. Амстердамда җирләнгән.
2009 елда Анни Шмидт улы флип Ван Дуйн тарафыннан аның эшләренең, тәрҗемәләренең, пьесаларының һәм мәкаләләренең тулы иллюстрацияле библиографиясе бастырып чыгарыла.

Фото с сайта: https://avatars.mds.yandex.net/i?id=3b2e8ff8b6925b5fef7b973a68007d01abae4202-9151820-images-thumbs&n=13

Поделиться: