«Иҗади букча» акциясе (6+)

20201016_141526
20201016_142026
20201016_141507
20201016_142405
20201016_141313

2020 елның гыйнварында гаилә белән уку гадәтен кире кайтару, гаиләдәге психологик халәтне яхшырту, нәфис әдәбиятка карата кызыксынуны үстерү максатларында, 17 нче санлы китапханәдә «Иҗади букча» акциясе башланды. 
Акциядә кече яшьтәге мәктәп балалары һәм аларның ата-аналары катнашты. «Иҗади букча» – ата-аналар һәм балалар укырлык кызыклы һәм файдалы китаплар белән тулы, матур итеп бизәлгән букча. Шулай ук алар игътибарына «Ничек итеп яхшы укырга», «Ничек итеп баланы китап укырга өйрәтергә», «Бәяләмәне ничек язарга» темасына буклетлар тәкъдим ителде. Күпмедер вакыт дәвамында букча бер гаиләдән икенчесенә сәяхәт итте. Гаиләләр, тәкъдим ителгән балалар китапларын һәм өстәмә материалларны укыр өчен, букчаны вакытлыча өенә алып китте. Шул вакыт эчендә алар китапларны укыды, укыганнары турында үз кичерешләре белән уртаклашты, кечкенә генә фотоотчетлар ясады. Яшь китап сөючеләр һәм аларның әти-әниләре кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар даирәсендә вакытларын файдалы итеп уздырды. 

Акция кысаларында «Минем яраткан китап герое» исемле рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. Балалар рәхәтләнеп үз эшләрен тәкъдим итте. Әти-әниләре белән берлектә алар укыган әсәрләренә бәяләмә язу эшен дә җиңеллек белән үтәп чыкты. 

Чара азагында иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Кызганычка каршы, килеп туган хәлләр аркасында, катнашучылар санын чикләргә туры килде, барлыгы 12 кеше катнашты, ләкин без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. «Иҗади букча» акциясе гаилә белән уку традицияләрен сакларга һәм үстерергә булыша. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: