«ҮКС» МБУ «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» акциясенә кушылды (0+)

3 декабрь, Россиядә Билгесез солдат көнендә, «ҮКС» МБУнең онлайн-мәйданчыгында «Олы тарих» халыкара проекты кысаларында «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» акциясе үтте. 
big-history.ru сайтында онлайн-тестны 80нән артык китапханәче һәм укучы үтте. Алар сугыш вакыйгалары, Бөек Ватан сугышы полководецлары һәм геройлары турындагы белем дәрәҗәләре югары булуын күрсәтте. Һәр катнашучы сертифкатка ия булды.
Бу көнне тест үткән катнашучыларның һәрберсе «Билгесез солдат» фильмының премьерасын күрә алды. Әлеге фильм «Билгесез солдат» символы нинди мәгънәгә ия булуы, аның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында сөйли.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Олы тарих» проекты тарихи хәтерне саклау максатында һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә оештырылды. 

#БольшаяИстория #МПРФ #НеизвестныйСолдат

Поделиться: