«Илем язмышында сугыш» китап укуны алга җибәрү буенча акция (12+)

Бесплатно

5 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр 15 нче санлы китапханәдә «Илем язмышында сугыш» акциясе узды.  Укучыларда кызыксыну уятыр өчен китапханә «Тарих – иң яхшы укытучы» иллюстрацияләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Анда нәфис һәм документаль әдәбият, вакытлы һәм белешмә матбугат, укырга киңәш ителүче китаплар исемлеге һәм Җиңүнең бәясе ни дәрәҗәдә югары булуын аңларга ярдәм итүче сугыш чоры фотолары тәкъдим ителде. 

1
2
3
20201029_112925
4
6

Акция кысаларында илебез тарихының героик битләрен яктыртучы чаралар циклы үткәрелде.  Өлкән сыйныфлылар «Бөек Ватан сугышы Җиңүе» викторинасында катнашып, тарих буенча үз белемнәрен тулыландыра алды. Акция барышында «Син сугыш турында ни беләсең?», «Георгий тасмасы нәрсә аңлата?» һәм «Фронтовик язучылар» темасына балалар белән аерым әңгәмәләр уздырылды. Китапханәчеләр укучыларны укырга киңәш ителүче бөек көрәшкә багышланган әдәбият исемлеге белән таныштырды. Өйдә уку өчен сугыш классикасы фондына кертелгән В. Астафьев, Ю. Бондарев, К. Симонов, В. Быков, Д. Гранин, М. Шолохов һ.б.ларның китаплары тәкъдим ителде.

Өлкәннәр Бөек Ватан сугышы полководецларына багышланган «Исемеңне хәтерлибез, герой!» тарихи викторинасында үз белемнәрен күрсәтә алды. Теләге булган һәркем сугыш турында яраткан китабыннан өзекне укып, өлкән сыйныф укучылары белән китап турында үз фикере белән уртаклашты. «Хәзерге заман авторлары сугыш турында» дигән китапларга күзәтү сугыш тематикасына яңа китап сайлап алырга мөмкинлек бирде.  

Чара барышында экранда шигырьләр, җырлар яңгырады һәм сугыш турында фильмнардан өзекләр күрсәтелде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: