«Яңа ел теләкләре чыршысы» Акция (6+)

Яңа ел – якты, серле, кабатланмас, гаҗәеп һәм күңелле бәйрәм. Һәр елны декабрь азагында китапханәдә яңа ел рухы хакимлек итә.

10ф. Участники акции
10ф. С наилучшими пожеланиями
10ф. Акция «Новогодняя елка желаний»

23-30 декабрьдә 10 нчы санлы китапханә үзенең укучыларына «Яңа ел теләкләре чыршысы» дигән акциядә катнашырга тәкъдим итте. Атна дәвамында акциядә катнашучылар гадәти булмаган чыршыбызны бизәүдә катнаша алды. Китапханәгә килүчеләр, китапханәгә һәм китапханәчеләргә теләкләрен һәм тәбрикләү сүзләрен кечкенә шарларга язып, аларны яшел чибәркәебезгә элеп куйды.

Укучылар мондый гадәти булмаган котлау ысулына энтузиазм белән җавап бирде. Атна азагына китапханәбездә гаҗәеп матур чыршы балкып утыра иде инде. Ул кадерле укучыларыбызның яхшы теләкләрен киләсе елга кадәр саклар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: