«Халыкара китап бүләк итү көне» акциясе (6+)

Быел дөньяның кырыктан артык илендә китап бүләк итү атнасы узды. Әлеге чарага багышланган акцияләр китапханәләрдә, Россиянең эре нәшриятларында уздырылды. 
Халыкара китап бүләк итү көне идеясе 12 ел элек барлыкка килә. Аны инглиз язучысы, АКШта балалар сайтына нигез салучы, күп бала анасы Эмми Бродмур,  кечкенә улы: «Ни өчен дөньяда шундый бәйрәм көне юк?» дип сорагач, тәкъдим итә. 
Күпчелек электрон мохиттә яшәвебезгә карамастан, кулына китап тотып укырга яратучылар саны кимеми. Халыктан сораштырулар күрсәткәнчә, кешеләрнең 40 проценты үзләренә китап бүләк иткәнне һәм үзләре дә бүләккә китап бирергә ярата.  
«ҮКС» МБУ шулай ук һәр елны укучылардан бүләккә кызыклы китаплар кабул итә. Шунлыктан, кадерле укучыларыбыз, сезне әлеге китапларны укырга алырга чакырабыз! Шулай ук сез безгә үз китапларыгызны бүләк итә аласыз! Яхшы китаплар һәркемдә шатлык хисе уятыр!     

 

Поделиться: