Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган акция (0+)
15
Февраль 2020
Saturday
14 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк ит» акциясе үтте. Көн дәвамында өлкәннәр абонементында «Серле китап» дигән күргәзмә эшләде. Анда матур итеп төрелгән китаплар тәкъдим ителде. Китапханәгә килгән һәр кеше бүләккә «серле китап» алды. Яшь китап сөюче дусларыбыз өчен «Бүләк ителгән китаплар өстәле» урнаштырылган иде. Алар монда үзләренә ошаган китапны сайлап ала алды. Шулай ук «теләкләр сандыгы» уены үткәрелде. Китапханәнең уку залында «Китапка кыстыргыч бүләк итик» мастер-классы узды. Теләге булганнар төсле кәгазьдән матур китап кыстыргычлары ясый алды.
|