«Куркынычсыз интернет» акциясе (6+)

2025 елның 11 февраленнән 18 февраленә кадәр китапханәләрдә «Куркынычсыз интернет» дигән шәһәр акциясе старт ала. Акциянең чаралар программасы үз эченә интерактив әңгәмәләрне, уеннарны, эрудит-шоуны, Интернет челтәрендә янаучы куркынычларга каршы тору, зарарлы программалардан саклану һәм мәгълүматка тәнкыйди анализ кагыйдәләре мәсьәләләре буенча мәгълүмат сәгатьләрен ала. Балалар һәм ата-аналар Интернетта куркынычсыз аралашу, шәхси мәгълүматларны саклау технологияләре белән танышачак, интернет-бәйлелек проблемасы буенча фикер алышачак, шулай «киберэзәрлекләү» һәм «троллинг» темалары күтәреләчәк.

 

Поделиться: