«Сугыш башлангач…» Фикер алышу (6+)

28 гыйнвар көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, укучылар арасында Е. Ильинаның «Четвертая высота» китабы буенча «Сугыш башлангач…» дигән фикер алышу чарасы узды.

13 ф. обсуждение книги Ильиной
13 ф. обсуждение книги Ильиной.3
13ф. обсуждение книги Ильиной

13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре катнашучыларны балалар язучысы, язучы С.Маршакның бертуганы, «Четвертая высота» китабы белән танылу алган Е.Я. Ильинаның тормыш юлы белән таныштырды.

Балалар сугыш һәм яшь кызның үлмәс батырлыгы турындагы китап буенча фикер алышуда актив катнашты. Төп герой Гуляның сокланырлык, әмма кыска гомерле тормышы яшь китап сөючеләрне тетрәндерде. Аның язмышы һәм батырлыгы үрнәгендә, балалар кешенең никадәр нык, түзем, кыю һәм максатчан була алуына, кирәк икән, башкаларның тормышын саклап калу өчен үз гомерен дә бирергә әзер булуын күрде. Шулай ук укучылар әлеге китап буенча төшерелгән нәфис фильмнан өзек карады.

Повестьның яшь укучыларга ошавында шик юк һәм бу аңлашыла да: балалар чара дәвамында берсе артыннан берсе сораулар яудырды һәм шулай ук зур кызыксыну белән җавап та бирде. Катнашучылар фикеренчә, бу аларның чынбарлыкта Станлинград астында һәлак булган һәм үлгәннән соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән санинструктор Марионнела Королеваның (Гуля) язмышы турында укыган иң мавыктыргыч һәм ихлас күңелле китаплары.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: