Виталий Титович Коржиковның тууына 95 ел (1931-2007) (6+)

Диңгездә маҗаралар турында китаплары белән танылган Совет балалар язучысы һәм шагыйре 1931 елның 12 апрелендә Харьковта совет партия хезмәткәре һәм сынчысы гаиләсендә туа. Мелитопольдә әнисенең туганнары тәрбияләп үстерә.

Бөек Ватан сугышы вакытында Алма-Атада эвакуациядә була, аннан соң азат ителгән Мелитопольгә кайта. Урта мәктәпне тәмамлый, Мелитополь педагогия институтында укый, 1950 елда В. И. Ленин исемендәге МДПИның филология факультетына күчә.
Институтны тәмамлаганнан соң 1953 елда  билгеләү буенча Сахалинга укытучы булып китә, шуннан соң, хатыны һәм улы белән Владивостокка күчә. Анда Ерак көнчыгыш диңгез пароходлыгы белән хезмәттәшлек итә башлый һәм «Крылья» (1957) дигән беренче шигъри җыентыгын бастырып чыгара. 1958 елда «Игарка» пароходына матрос булып урнаша. Әлеге йөзүдән алган кичерешләре «Суровые острова» (1961) шигырьләр җыентыгында һәм «Первое плавание» (1961) повестенда чагылыш таба. «Пионерская правда»да бүлек мөдире булып эшли, «Мурзилка» журналының редколлегия эгъзасы була. Күп сәяхәт итә, Куба, Япония, Индонезия һәм Сингапурда була.

Иң танылган иҗат җимеше — «Мореплавания Солнышкина» повестьлар циклы. Бу китап үзенең ике улына сөйләгән ярымчын-ярымхыялый күңелле диңгез тарихларыннан туа. Илебезнең балалар әдәбиятының алтын фондында кертелгән. Шагыйрьнең башка әсәрләре арасында: «Что случилось на границе» (1967), «Рассказы о таёжном докторе» (1973), «Жил человек у океана» (1981), «Вот какой Пахомов!» (1983) һ.б. хикәяләр җыентыклары; «Морской конёк» (1958), «Кораблик» (1959), «Дальняя земля» (1961), «Суровые острова» (1961), «Девочка в тельняшке» һ.б. шигырь җыентыклары; «Волны словно кенгуру», «Коготь динозавра» (1979) повестьлары.

2006 елның июлендә Н. Н. Бурденко исемендәге госпитальдә йөрәгенә операция кичерә. Скончался 26 января 2007 елның 26 гыйнварында вафат була, Мәскәү өлкәсенең Истра районындагы Павло-Слободский зиратында җирләнгән.  

Поделиться: