Язучы һәм тарихчы Кир Булычевның тууына 90 ел (12+)

Кир Булычев 1934 елның 18 октябрендә туган. Чын исеме Игорь Всеволодович  Можейко – совет фантасты, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм тарихчы.
Кир Булычев тәхәллүсен ул беренче тапкыр 1965 елда үзенең «Девушка, с которой ничего не может случиться» дигән беренче фәнни-фантастик хикәясе өчен куллана. Ул соңыннан аның «Алиса Селезнева» дигән иң популяр китабына әйләнгән сериядәге иң беренчесе була. Нәтиҗәдә җыентыкка 50 дән артык повесть һәм хикәя туплана. Әлеге балалар өчен фәнни-фантастик сериалда вакыйгалар төп герой – киләчәктән килгән, киңлек һәм вакыт эчендә сәяүхәт итүче, серләр ачучы, ачышлар ясаучы һәм юкка чыга баручы халыкларны һәм төрләрне саклап калучы яшүсмер кыз тирәсендә әйләнә. Булычев язуын дәвам итә. Соңгы китап 2003 елда барлдыкка килә. 

Булычев әдәби-тәнкыйть мәкаләләре – тарихка һзм фантастик әдәбият проблемаларына яки аерым язучыларның иҗатына багышланган эссе, соңгы сүз, публицистик мәкаләләре белән актив чыгыш ясый. Тәнкыйть эшләре арасында совет фәнни фантастикасының аның үсеш чорында (1917-1940 еллар) аяныч язмышы турында сөйләүче китапка язмалар буларак «Падчерица эпохи» (1989) тарихи-тәнкыйди эссесы аерылып тора. 

Инглиз һәм америка язучыларының фантастик әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән. 
Игорь Можейконың барлык әкиятләре һәм фантастикасы Кир (Кирилл) Булычев һәм тагын башка (Николай Ложкин, Лев Христофорович Минц, Юрий Митин) тәхәллүсләре белән язылган. Үз фамилиясе белән ул фәнни-популяр әсәрләрен генә язган һәм фәнни хезмәткәр буларак чыгыш ясаган. 1982 елда, «Тайна третьей планеты» һәм «Через тернии к звездам» фильмнарына язган сценарийлары өчен Дәүләт премиясе алу сәбәпле, язучының тәхәллүсе ачыла.   

Булычевның 20дән артык әсәре экранлаштырылган, аерым алганда «Сто лет тому вперёд» (1977) повесте буенча СССРда 1980 нче еллар уртасында балалар фильмнары арасында иң популярлар булган, биш серияле «Гостья из будущего» фильмы төшерелгән.
Язучы 2003 елның 5 сентябрендә вафат.

Кир Булычев «Аэлита-97» фантастика премиясе лауреаты була, 2004 елда, вафатыннвн соң, Аркадий һәм Борис Стругацкийлар исемендәге фантастик әдәбият өлкәсендәге алтынчы халыкара премиянең «Тәнкыйть һәм публицистика» номинациясендә «Падчерица эпохи» очерклар сериясе өчен лауреат була. 

Поделиться: